1 июль 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Казанның Идел буе районында яшәүчеләр бер тәүлек сусыз калачак
Казанның Идел буе районындагы кайбер бистәләр һәм микрорайоннар бер тәүлеккә сусыз калачак. Чикләүләр «Мирный» су алу җайланмасында коллекторны һәм арматураны алыштыру белән бәйле.
-
Яңалыклар
Шиһабетдин Мәрҗани турындагы «Укытучы» фильмы 80 миллионга төшәчәк
Режиссер Рамил Төхфәтуллинның татар дин белгече Шиһабетдин Мәрҗани турындагы «Укытучы» фильмының бюджеты хәзерге вакытта 80 млн сум дип бәяләнә.
-
Яңалыклар
Казанда яңа төзелгән фатир бәяләре арзанайган
Казан 2026 елның беренче яртыеллыгында беренчел торак базарында квадрат метрның бәясе төшкән шәһәрләр рәтенә керде. «Фатирлар дөньясы» порталы мәгълүматлары буенча, Татарстан башкаласында «квадрат» бәясе 1,5 процентка кимегән һәм 250 463 сум тәшкил иткән.
-
Яңалыклар
Танылган актерның мәетен елгадан тапканнар
Актер Александр Высоковскийның гәүдәсен Мәскәү өлкәсендәге елгадан тапканнар, дип хәбәр итә ТАСС оператив хезмәтләрдәге чыганакка сылтама белән.
-
Җәмгыять
Илсур Һадиуллин татар теленнән БРИ бирүчеләргә: «Арагыздан табиб, хисапчы, очучылар да чыгар»
«Кадерле бөртекләр», – дип әйтә идек без аларны. Шөкер, татар теле сынавын сайлаучыларның саны елдан-ел ишәя генә. 2024 елда нибары 7 укучы гына теләк белдерсә, узган ел алар 32 иде. Быел исә татар теле сынавын 79 укучы тапшырды.
-
Яңалыклар
Эльвира Нәбиуллина: «Үзәк Банк югары ставкалар фанаты түгел»
Россия Банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина Финанс конгрессында чыгыш ясаганда регулятор югары процент ставкалары тарафдары түгел, дип белдерде.
-
Җәмгыять
Тиз һәм җиңел акча кызыксындыра: яшүсмерләр арасында наркотиклы тозакка эләгүчеләр кимеми
Наркотикны беренче тапкыр татып карар алдыннан бер кеше дә наркоман булырмын дип уйламый, билгеле. Әмма чынбарлык бөтенләй башка төрле.
-
Җәмгыять
Ике юрган / Гыйбрәтле хәл
Соңгы вакытта бер дә болай атна азагын зарыгып көткәне юк иде Халисәнең. Ә бу атнада көтә. Көннәрне саный-саный көтә. Кызы Алинә белән кияве Марат кайтасы. Үткән атнада гына никах укыттылар, бер атна кияү йортында кунак булдылар, киләсе атнада Халисәләрдә торачаклар.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов СВО ветераннарының һөнәри үсешенә ярдәм итәргә вәгъдә бирде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» икенче чемпионатының ярыш мәйданчыкларында булды. Бу хакта ул МАКСтагы каналында хәбәр итте.
-
Җәмгыять
Ни эшләр бетерәсез?
«ВТ» журналисты районнарда яшәүчеләрнең хәлләрен белеште.
-
Җәмгыять
Сайлау комиссияләре әгъзалары өчен Бердәм укыту системасы булдырыла
Бүген Казанда Дәүләт Думасына депутатлар сайлау кампаниясен оештыручылар өчен белем бирү форумы ачылды. Анда республиканың территориаль сайлау комиссияләренең 140 ка якын рәисе һәм сәркатибе катнашты. Тагын 3 меңнән артык участок сайлау комиссиясе җитәкчесе форум эшен видеоконференц-элемтә аша күзәтте.
-
Яңалыклар
Үзмәшгульләргә августтан больничный түләнә башлаячак
Россиядә үзмәшгуль гражданнар больничный кәгазьләре буенча беренче түләүләрне августта ала башлаячак. Россия Социаль фонды матбугат хезмәтендә РИА Новости агентлыгы соравына шулай дип җавап бирделәр.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов “Абилимпикс” чемпионатының ярышлар мәйданчыкларында булды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов “Казан Экспо”да махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында үткәрелүче “Абилимпикс” һөнәри осталык чемпионатының ярышлар мәйданчыкларын карады.
-
Яңалыклар
Татарстанда 26.06.26 датасында 600гә якын гаилә никахын теркәгән
Матур датада, 2026 елның 26 июнендә, Татарстан ЗАГСлары 600гә якын никахны теркәгән.
-
Яңалыклар
Пилотсыз очкыч һөҗүме вакытында бер ирнең гомере өзелгән
Белгород өлкәсендә Украинаның пилотсыз очкычы һөҗүме нәтиҗәсендә бер ир һәлак булган. Бу хакта төбәк оператив штабы хәбәр итә.